Каракашлинская сельская библиотека - филиал № 11

"Әгәр дә кайтып күрсәң..."

Кәрәкәшле авыл китапханәсендә авылдашыбыз Әнвәр абый Шәриповның "Әгәр дә кайтып күрсәң..." китабына презентация үткәрелде. Әлеге җыентыкта Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туып үскән Сирин Батыршинның (1896–1969) якташлары тарафыннан язылган язмалары урнаштырылган. Яр чаллы шәһәреннән килгән язучылар: профессор, филология фәннәре докторы Анвар Магданур улы Шарипов, язучы Ракит Җәүдәт улы Абдульманов (псевдонимы — Ракит Аллабирде), шагыйрьләр – Айрат Шәйхетдинов һәм Илгизәр Әхмәтханов бәйрәмебезнең затлы кунаклары булды. Китап С. Батыршинның чордашы Камил Вәлиевның «Әгәр дә кайтып күрсәң... Сирин Батыршин истәлегенә» дигән шигыре белән ачылып китә. Әлеге китапта төрле яшьтәге мәктәп балаларының үзләренең шагыйрь образын истә тотып иҗат иткән әсәрләре – шигырьләре һәм хикәя-әкиятләре китерелә. Алар арасында – Рәйхан Мөрәсев, Илнар Баһаутдинов, Айгөл Нурсәетова, Азалия Баһаува, Ләйсән Миннушина, Лиана һәм Диана Хәйдәровалар. Ул әсәрләрдән ихласлылык, эчкерсезлек, самимилек аңкып тора. Сирин Батыршин иҗаты турында фикер әйтүчеләрнең географиясе дә киң. Анда шагыйрьнең авылдашлары Камил Вәлиев, Рәсимә Мөрәсова-Фәррахова; күрше Урал авылыннан Гөлфия Җәләева, хәтта Кәрәкәшледән Финляндиягә күчеп киткән Гәүһәр Туганай әсәрләре дә китерелә. Аларда туган авылга, туган табигатькә карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре тасвирлана. Бу китаптагы язмалар Сирин Батыршинның, аның якты образының һәм иҗатының авылдашлары, якташлары арасында әле бүген дә нинди хөрмәт белән искә алынуын, кадерләп саклануын күрсәтеп торалар. Китапта шулай ук махсус хәрби операция зонасында батырлача һаләк булган Илүс Кәримовның кечкенә чагында «Көмеш кыңгырау» гәҗитендә басылып чыккан "Өч дус" әкияте дә урын алган. Чара барышында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган егетләребез истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.