Яулык бәйләү серләре
Безнең китапханәдә кызлар һәм ханымнар өчен милли мастер-класс оештырылды. Баулы кызы, стилист һәм тегүче Гөлназ Гатауллина кунакларны һәм хезмәткәрләребезне яулык бәйләү серләренә өйрәтте.
Мастер-класс барышында ул хатын-кызларга үзләренең матурлыгын, стилен кием аша ачу үрнәкләрен күрсәтте. Үзе теккән калфаклар, түбәтәйләр, изүләр белән төрле яшьтәге хатын-кызларга матур образлар тудырды.