Татарско-Ташлинская сельская библиотека - филиал № 39

Яңалык

Очрашу = Встреча с участником СВО

29-нчы май көнне Ташлы авыл китапханәсе клуб белән берлектә махсус хәрби операциядан кыска вакытлы ялга кайткан авылдашыбыз Надиманов Алмаз белән очрашу оештырды. В Ташлинском сельском клубе прошла встреча с участником СВО Надимановым Алмазом.

Әдәби кичә "Сөембикә - Азат хатын" журналына 110 ел"

21-нче май көнне, Ташлы авыл китапханәсе, клуб белән берлектә, "Сөембикә"нең юбилеена багышланган "Сөембикә - Азат хатын" журналына 110 ел" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Журналның тарихы, яраткан бүлек-сәхифәләр, темалар турында сөйләштек.

Китап хәтерендә сугыш мизгелләре

8-нче май көнне Ташлы авыл китапханәсе хезмәткәре "Китап хәтерендә сугыш мизгелләре" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Хикмәтле дә бизәкле дә туган тел

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. 26 апрель көнне Ташлы авыл китапханәсе клуб белән берлектә Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел көненә багышланган "Хикмәтле дә бизәкле дә туган тел" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

Бәя җитмәс кыйммәт мирас

2-нче апрель көнне Ташлы авыл китапханәсе, клуб белән берлектә "Бәя җитмәс кыйммәт мирас" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.

Самавырда кунакта

14 марта Ташлинская сельская библиотека, совместно с клубом, провела тематический вечер "Самовырда кунакта" = Ташлы авыл китапханәсе, клуб белән берлектә, "Самавырда кунакта" дип исемләнгән тематик кичә үткәрде.

"Әниләргә мәдһия"

7-нче март көнне Ташлы авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Әниләргә мәдһия" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

“Халкыбызның күңел җәүһәрләре”

2-нче март көнне Александровка һәм Ташлы китапханәләре, Ташлы авыл клубы белән берлектә, милли гореф-гадәтләргә багышланган эчтәлекле һәм мавыктыргыч чара уздырдылар.