“Күңелле балачак” спорт уеннары
1-нче июнь көнне Яңа Чүте авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан “Күңелле балачак” дигән спорт уеннары үткәрде.
Чара саф һавада чишмә буенда үтте. Өстәлләр әзерләп, чишмә буенда тәмле чәйләр эчтек, саф һава суладык, кошлар тавышын тыңладык. Аннары олылар һәм балалар хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Шулай ук шигъри конкурс, викторина оештырылды. Конкурста катнашучыларның барысы да үзләренең иң яхшы белемнәрен күрсәттеләр, сорауларга кызыксынып җавап бирделәр.