Центральная библиотека

Гамил Афзал исемендәге республакүләм “Яшьләр каләме” фестивале

22 нче май көнне, Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Гамил Афзал исемендәге “Яшь каләмчеләр” фестиваленә йомгак ясалды.Тантанада район башлыгы Л.Р. Зарипов, язучылар Союзыннан Рабит Батулла, Газинур Морат, Факил Сафин, Алинә Хисамиева якташларыбыз И.Ибраһимов,Ә.Ситдыйкова, А.Әхмәтгалиева, “Агыйдел дулкыннары” әдәби –иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдәбият сөючеләр, шулай ук республикабызның төрле авыл, шәһәрләрендә яшәүче конкурсантлар - яшь иҗатчылар катнашты. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Афзалның тормышы һәм иҗатына багышланган иллюстратив –китап күргәзмәсе тәкъдим иттте.