"Иҗатында миләтебезнең җан тибеше"
15 нче май көнне, тантаналар залында якташыбыз Ленар Шәех белән очрашу уздырылды. Л.Шәех -Татар шагыйре, тәрҗемәче, публицист, «Евразия иҗат гильдиясе», Россия, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе , ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең А. Алиш, Г. Афзал исемендәге әдәби премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе ,филология фәннәре кандидаты.Кичәдә Г.Тукай премиясе иясе М.Мирза, үзәк китапханә директоры Имамова Г.И., авыл китапханәчеләре,Такталачык авыл җирлеге башлыгы И.Т.Хуҗин, Ленар Шәехнең әнисе Лениза апа,Нәҗип газизов белән бергә эшләгән Ленура апа Латипова, шигърият сөючеләр, шагыйрьнең иҗатташ дуслары, авылдашлары катнашты һәм чыгыш ясады. Л.Шәех үзенең иҗат юлы турында сөйләде, катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Чараның икенче өлешендә "Олы җанлы остаз"(педагог Нәҗип Газизов) китабы презентацияләнде. Очрашу барышында авторның шигырьләре, музыкаль композицияләр, Л.Шәех һәм аның гаиләсенә карата җылы бәяләмәләр бирелде һәм котлаулар яңгырады.Чараның музыкаль өлешен Ә.Авзалова исемендәге мәдәният йорты җырчылары Г. Хәбирова, Лилия Фахруллина-Талипова, Л. Хөсәенова, сәнгать мәктәбе укытучысы Р. Шәйдуллина, 1 нче Актаныш мәктәбе укычысы Әминә Зиннурова, нәфис сүз осталары Г.Газизова, А.Хөсәенова ямьләделәр. Җанлы аралашу мөмкинлеге биргән әлеге кичә җылы, иҗади атмосферада узды.

