Центральная библиотека

“Халык мәхәббәте синең исемең, Халык гомере-синең гомерең”.

Быел, бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 140 ел тулды. Шул уңайдан үзәк китапханә коллективы “Халык мәхәббәте синең исемең, Халык гомере-синең гомерең” исеме белән бәйрәм уздырды.Бәйрәм өч өлештән тора иде: “Печән базары” , “Шүрәлеләр җыены”, “Тукай турында хәтирәләрне барлау”. Тантанада китапханәчеләр төрле әкият геройлары: шүрәле, су анасы, бала белән күбәләк, кәҗә белән сарык, Акбай булып уйнадылар.Чарада катнашучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Якташ язучылар, кайткан кунаклар Г. Тукай турында истәлек язмалар калдырдылар.