Центральная библиотека

«Библиотөн» «Халыклар бердәмлеге — Россия көче!».

Быел «Библиотөн» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе 15 еллык юбилеен билгеләп үтә һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Халыклар бердәмлеге — Россия көче!» исеме астында уза. Хезмәт күрсәтү бүлеге укучы-яшьләр өчен илебез халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм тарихы буенча искиткеч сәяхәт оештырды! Китапханәдә һәркем үзенең урынын тапты: ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре турында сөйләүче яраткан китаплардан өзекләр укыдык, әдәби викторина сорауларына җавап бирдек, күршеләребезнең мәдәнияте турында нәрсә белүебезне тикшердек, тема буенча китап күргәзмәсе күрсәтелде.