Татар сөлгесе-күңел көзгесе
15 апрель көнне, уку залында, "Хәзинә" клубы әгъзалары белән татар орнаменты төшерелгән сөлгеләр бизәү буенча мастер-класс уздырылды. Сөлге бизәү серләре белән Магданурова Ландыш Камил кызы уртаклашты. Татар сөлгеләре гореф-гадәтләр, йолалар белән тыгыз бәйләнгән. Сөлгеләрне еш кына бирнә итеп биргәннәр,шулай ук аны Сабантуйга бүләк иткәннәр һәм әлбәттә аның белән бүлмәләрне бизәгәннәр. Чара башында Л. Магданурова халык бизәкләре, татар халкының сәнгате, татар милли орнаментлары белән таныштырды, чигүнең һәр төре өчен дөрес төсләр сайларга кирәклеген аңлатты. Икенче өлештә чарада катнашучылар сөлге чигәргә өйрәнделәр.

