"Терроризм - кеше һәм җәмгыять өчен куркыныч"
31 март көнне ветераннар йорты китапханәсендә технологик техникум студентлары өчен әңгәмә һәм тематик китап күргәзмәсе оештырылды, аңа күзәтү ясалды. Әлеге чара террорчылык актларының юллары һәм төрләре, террорчылык белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм кирәкле гамәлләр турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелде. Китап күргәзмәсе турыдан-туры террорчылык акты белән бәйле күп кенә файдалы мәгълүматны белергә ярдәм итте. Террорчылык темасы бүгенге көндә актуаль булып тора. Күргәзмәдә терроризмга каршы тору проблемаларын ача торган сәнгать әдәбиятыннан китаплар тәкъдим ителде.
