Библиотөн 2026
Ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» Бөтенроссия акциясе Россия Федерациясе халыклары мәдәнияте һәм телләренең күптөрлелегенә багышланды. Чара барышында тематик китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Татар һәм рус телләрендә шигырьләр, әдәби өзекләр кычкырып укылды. Туган тел - һәр милләтнең нигезе. Телләр аша гореф-гадәтләр, дөньяны күзаллау тапшырыла. Акция һәр халыкның матурлыгын һәм кабатланмаслыгын күрсәтте. Чара илнең күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгытуга өлеш кертте.
