Уяу булыйк.
Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Ләкин глобаль челтәрдә куркынычсызлык барлык өлкәннәргә дә, балаларга да кагыла. Тиздән укучылар каникулларга барачак, буш вакытлары куп булачак, әлеге очракта «Куркынычсыз Интернет» мәсьәләсе туа. Шул уңайдан «Сельхозтехника» китапханәсенең 24нче филиалы китапханәчесендә «Уяу булыйк»дигән танып-белү сәгате үткәрде. Ул балаларга Интернет – ул даими рәвештә гаҗәеп тизлек белән тулылана торган мәгълүмат базасы, ул интернет булган дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан һәркемгә мөмкин булган мәгълүматлар базасы, дип сөйләде. Интернетта кызыклы һәм куркынычсыз булмаска мөмкин. Моның өчен берничә төп кагыйдәне белергә кирәк. Шулай ук балалар мошенниклар кулына ничек эләкмәскә, үзләрен вируслардан ничек сакларга һәм үз мәгълүматларын якларга, социаль челтәрләрнең һәм гомумән Интернетның файдасы һәм зыяны турында белделәр. Йомгаклауда «Фиксики» сериясеннән «имин интернет»мультфильмын карадык.
