Айның теге ягында.
2026 елның 1 апрелендә Флоридадагы Кеннеди космик үзәгеннән Artemis II миссиясе старт алды — НАСАның «Артемида»программасы кысаларында беренче пилотлы миссия. Очышның максаты-Айны әйләнеп узу һәм кире кайту.
65 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә кешенең космоска беренче очышы була. Беренче булып Космосны Юрий Гагарин яулады, «Восток-1» корабында Җир тирәли очу 108 минут дәвам итте, ләкин ул дөнья турындагы күзаллауны мәңгегә үзгәртте һәм Ватаныбыз өчен Бөек горурлык хисе бүләк итте. «Сельхозтехника» китапханәсендә Галәм серләренә, астрономиягә һәм космик ачышларга багышланган танып белү сәгате узды. Балаларга викторина үткәрелде, космос, йолдызлар, планеталар турында сораулар бирелде. Бу сорауларга җаваплар балаларга өстәмә белем алуга, космик өлкәдәге бөек казанышлар турында тарихи хәтерне саклауга этәргеч бирде.

