Центральная детская библиотека

Күп беләсең килсә – укырга кил! (0+)

«Күп беләсе6ң килсә — укырга кил!» исеме астында Үзәк балалар китапханәсендә Ачык ишекләр көне узды. Мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен хезмәткәрләребез китапханә бүлекләре буйлап «Барыгыз да рәхим итегез, сезне китаплар көтә!» дигән экскурсия үткәрде. Балаларга кеше тормышында китапның барлыкка килүе һәм аны дөньяның сигезенче могҗизасы дип атауларының сәбәбе турында сөйләделәр. 
Бу көнне китап алырга килгән Өлкәннәр абонементы укучыларына күпләгән яхшы, файдалы һәм гыйбрәтле китапларны искә төшерергә мөмкинлек туды. Шулай ук «Без китап белән дус» уен-табышмагы үткәрелде. Балаларга төрле популяр һәм танылган китапларның макетлары, авторларның фамилияләре язылган китап кыстыргычлары тупланмасы тәкъдим ителде. Авторны һәм китапны дөрес итеп туры китерү бурычы куелды, ә бу эш бик гади булып чыкмады.  
Көн дәвамында балалар бүлегендә яңа китаплар күргәзмәсе эшләде, балаларның игътибарын аеруча 4-D һәм 3-D энциклопедияләр һәм комикс китаплары үзенә җәлеп итте.
Өлкәннәр абонементында китапханәгә бүләк ителгән һәм тиз арада үз укучыларын табарга өлгергән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Теләге булган һәркем «Әдәбият белгечләре» дигән китапханә квизында катнашты.