Центральная детская библиотека

«Китап безне космоска илтә»: китапханә киче (0+)

Бу көнне Үзәк балалар китапханәсе тылсымлы космос һәм күңелле фәннәр дөньясына күчте. Космос кәефен тоярга теләүче барлык нәни дусларыбыз аква-грим ярдәмендә космонавтлар һәм чит планетада яшәүчеләргә әверелде, «Мин - космосның бер кисәге» арт-зонасында фотомодельләр роленә керделәр. Балалар һәм аларның әти-әниләре актив рәвештә космик сэлфи ясады яки китаплардан ясалган ракета янында фотога төште. 

Барлык нәни космонавтлар һәм алар белән килгән өлкәннәр яхшы кәеф белән «Китап белән йолдызларга якын бул» дигән космик сәяхәттә булды, йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясына кереп чумды, космос турында бик күп кызыклы фактларны белде, «Планеталар парады»н сәхнәләштерүдә катнашты, Юрий Гагарин һәм аның беренче очышы турында дулкынландыргыч видеоязманы карады. Татар эшлеклеләре исемнәре белән аталган космик тәннәр белән таныштырган «Галәмдә Татарстан эзләре» дигән мәгълүмат минутлары өлкәннәргә аеруча кызыклы булды. Аннан соң балалар  «Беренче очыш» дигән китаплар өчен китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс, чит планеталы белән өстәл уеннары турниры һәм зур плакатны бизәү буенча «Мега-ракета» рәсем почмагы кебек иҗади мәйданчыкларда катнашты, ә «Гаҗәеп космодром»да балалар биремле ракетаны сайлады һәм викторина сорауларына җавап бирде. 

Өлкәннәр астрономик башваткычны чиште һәм, сорауларга җавап биреп, астрономия һәм космонавтика өлкәсендә үз белемнәрен сынап карады, космос турында видеоязмалар һәм мультфильмнар карады.
Кичә космик витаминнар тарату һәм космо-диско-батл белән тәмамланды.