Центральная детская библиотека

«Китап өчен рәхмәт» китап алмашу (6+)

8 февральдән 14 февральгә кадәр, «Китапны яратып бүләк ит» акциясе кысаларында, Халыкара китап бүләк итү көне уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә «Китап өчен рәхмәт» дигән китап җыю оештырылды.  

Кече мәктәп яшендәге укучылар өчен «Һәрчак китап булсын» дигән китап бүләк итү бәйрәме үтте. Балалар илебездә тугызынчы мәртәбә уздырылучы бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белде. Укучылар беренче тапкыр китапханәгә экскурсиягә килгән көннәрен искә төшерде һәм шул вакыт эчендә күпме китап укыганнарын тикшерү өчен «Яшәгән ди, булган ди әкиятләр» уен-викторинасында катнашты.  Чараны курчак театры дәвам итте, акциядә катнашучылар янына зирәк Ябалак килде, ул кәгазь китапның килеп чыгу тарихын сөйләде һәм балалар белән «Табышмак-алдагычлар» әдәби уенында уйнады. Бәйрәмгә килгән һәр бала китапханәгә бүләк итеп өеннән китап алып килде.