Центральная детская библиотека

«Көрәшкә бирелгән гомер» исемле хәтер кичәсе (12+)

   12 февраль көнне уртанчы сыйныф укучылары белән берлектә Үзәк балалар китапханәсе  каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Көрәшкә бирелгән гомер» исемле хәтер кичәсе уздырды.

Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, М.Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нә аерым игътибар бирелде. Балалар зур кызыксыну белән «Бүреләр», «Кызыл ромашка» шигырьләрен рольләргә бүлеп укыды, «Вәхшәт» шигыренә видеопрезентация карады, «Шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты» дигән электрон әдәби викторина сорауларына актив җавап бирде. Чара җанлы үтте, укучылар зур кызыксынуларын, белемгә омтылышларын күрсәтте.