Центральная детская библиотека

«Туган телем һәрчак минем белән»: китап күргәзмәсе (0+)

20 февраль көнне Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында,  Халыкара туган тел көне уңаеннан, курчак театры холлында яшь тамашачылар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәк балалар китапханәсе «Туган телем һәрчак минем белән» дигән тематик китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә рус, татар, чуваш, мари, башкорт һәм башка телләрдә Россия халыклары әкиятләре тәкъдим ителде.