Центральная детская библиотека

«Александр Невский - Рус җире баһадиры» дип аталган тарих сәгате (6+)

26 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсе 22 нче мәктәпнең уртанчы сыйныф укучылары өчен милли герой һәм урта гасыр полководецы, Киев Русе кенәзе Александр Невский шәхесенә багышланган «Александр Невский - Рус җире баһадиры» дип аталган тарих сәгате үткәрде. Җиде гасыр дәвамында кешеләр Невскийның батырлыкларын хәтерли һәм хөрмәтләп искә ала.  Аның исеме бүгенге көндә дә онытылмый. Чара барышында балалар Александр Невский шәхесе белән танышты, аның балачагы, әтисенең аны кенәз титулын алуга һәм булачак хәрби батырлыкларга әзерләве турында белде. Укучылар монголлар һөҗүменнән соң Рус илен торгызуга күп көч куйган кенәзнең эшчәнлеге турында зур кызыксыну белән тыңлады. Чара «Александр Невский – рус җирен саклаучы» дигән презентация һәм «Александр Невский» фильмыннан өзекләр күрсәтү белән үрелеп барды.