Центральная детская библиотека

Үзәк балалар китапханәсе «Әниләр турында хикәяләрне бергәләп укыйбыз» Республика акциясенә кушылды (6+)

Үзәк балалар китапханәсендә татар һәм рус язучыларының әсәрләре буенча «Минем әни иң яхшысы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

Балалар Л. Воронкованың «Что сказала бы мама», С. Георгиевскаяның «Галина мама» һәм В. Осееваның «Сыновья» хикәяләрен тыңлады. Укучылар үзләре дә зур кызыксыну белән В. Драгунскийның «Хитрый способ» хикәясен һәм әниләргә багышланган шигырьләр укыды. Кызлар һәм малайлар үзләренең әниләре, аларның яраткан шөгыле, матурлыгы һәм яхшы күңеллелеге турында сөйләде. Чара дус һәм җылы рухта узды, балаларда зур тәэсирләр калдырды һәм «Мама, будь всегда со мною рядом» җырын башкару белән тәмамланды.