Центральная детская библиотека

«Эшче һөнәрләргә – дан һәм хөрмәт» Тематик кичә (6+)

30 ноябрьдә Үзәк балалар китапханәсе 25 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе музее белән берлектә «Эшче һөнәрләргә – дан һәм хөрмәт» исемле тематик кичә үткәрде.

Һөнәрләр дөньясы күптөрле һәм җаваплылык таләп итә. Шунлыктан һөнәр сайлау турында алдан ук уйлана башларга кирәк. Китапханәче балаларга үз чыгышында: һөнәр – хезмәт эшчәнлегенең билгеле бер төре, эш кешегә яшәү чыганагы булып кына хезмәт итми, ә тормышны тулыландыра һәм кызыклырак итә, кешенең сәләтләренә ачылырга мөмкинлек бирә, дип сөйләде.

Укучылар хезмәт кешеләре һәм төрле һөнәрләргә багышланган шигырьләр укыды. «КамАЗ» заводы юбилеена багышланган «Алар беренче булды» видеоязмасы күрсәтелде, машина төзүчеләр турында шигырьләр яңгырады. Шуннан соң укучыларның ата-аналары – «КамАЗ» заводы эшчеләре үз һөнәрләре турында чыгыш ясады. Алар завод, анда эшләргә килүләре, әлеге белгечлек өчен кирәкле һөнәри белем һәм күнекмәләр хакында сөйләделәр.  Балалар зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Чара кунакларының һәрберсе яраткан эше турында сөйләүдән тыш, укучыларга киләчәктә үз юлларын табуларын һәм уңышларга ирешүләрен теләде. Чарага «Дөньяда һөнәрләр күп һәм төрле» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларга күзәтү ясалды. Мондый чаралар киләчәк буынга тормышта үз урынын табарга ярдәм итәр, дип ышанабыз.