Центральная детская библиотека

«Гасыр символы һәм язмышыбыз син безнең» Очрашу кичәсе (18+)

4 октябрь көнне, «КАМАЗ» төзелешенең 50 еллыгы һәм Өлкәннәр декадасы уңаеннан, Үзәк балалар китапханәсендә  завод һәм Яр Чаллы шәһәре төзелешендә катнашкан өлкән буын укучылар белән «Гасыр символы һәм язмышыбыз син безнең» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды.

Кичәгә кунак итеп Россия Язучылар һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлекләре әгъзасы Марс Нәфыйк улы Яһудин чакырылды. Ул төп җыю конвейерында слесарь, участок мастеры, завод социологы булып эшләгән. Язучы үзенең Чаллы шәһәре белән бәйле хезмәт һәм иҗади эшчәнлеге еллары турында сөйләде. Рәссам Валерий Борисович Заболотников безнең шәһәргә багышлап иҗат иткән рәсемнәрен тәкъдим итте. Кичә кунаклары КАМАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелешенең авыр һәм катлаулы еллары турында истәлекләре белән уртаклашты. Чара шәһәргә багышланган шигырьләр уку һәм җырлар башкару белән үрелеп барды. Шулай ук «Кама буендагы шәһәр» видеоролигы һәм «КамАЗ төзелеше, 1969 ел хроникасы» документаль фильмы күрсәтелде. Кичә бик җылы һәм җанлы рухта узды һәм чәй эчү белән тәмамланды.