Центральная детская библиотека

«Барлык китап сөючеләр өчен ишекләребез ачык» Ачык ишекләр көне (0+)

26 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә барлык китап сөючеләр өчен Ачык ишекләр көне узды. Традиция буенча бу көн иң нәни укучыларыбыз өчен экскурсияләрдән башлана.  Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм беренче сыйныф укучылары китапханәгә бик зур кызыксыну белән килә һәм серле китап дөньясына чума. «Китап сезгә могҗиза бүләк итсен» экскурсиясе балаларга борынгы заманнарда кеше үз уйларын иң беренче итеп яза башлаган агач кайрысы, папирус һәм тире кисәкләрен күрергә мөмкинлек бирде. Китапханәче балаларны китапханәнең бүлекләре белән таныштырды, ә Белмәмеш анда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында сөйләде.

«Хәрефкә хәреф» исемле танып белү сәгате аша беренче китапханәләр һәм беренче китаплар турында мәгълүмат алдылар. Клоун Маша һәм аның дусты Аю белән яшь китап сөючеләр төрле әдәби уеннарда катнашты һәм балалар журналлары белән танышты.

Татар китап нәшрияты оешуга 100 ел тулу уңаеннан, өлкәннәр абонементында «Туган телемдә» исемендә нәфис әдәбиятка күзәтү ясалды. Анда Татарстан язучыларының Татар китап нәшриятында басылып чыккан китаплары тәкъдим ителде. Күзәтү барышында хәзерге заман авторларының күп кенә китаплары укырга киңәш ителде, аларның һәрберсе үзенчәлекле һәм укучыларның игътибарын җәлеп итә. Барлык китап сөючеләр өчен абонементта «Яңа китапларны күрми кала» күргәзмәсе әзерләнде.

Яшүсмерләр өчен уздырылган «Аек акыл» интеллектуаль уены белемнең төрле өлкәләренә караучы сорау-җаваплардан торды. Уенда катнашучылар дөрес җаваплар өчен махсус жетоннар алды. Уен ахырында нәтиҗәләр чыгарылды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Театр елына туры килгән Ачык ишекләр көнендә китапханә укучылары өчен иң гаҗәебе һәм үзенчәлеклесе зур курчаклар һәм марионет курчаклар белән театр пәрдәсе фонында фотога төшү булгандыр.