Центральная детская библиотека

«Үзебез өчен саклап калыйк» исемле мәгълүмат сәгате (6+)

«Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында 10 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Үзебез өчен саклап калыйк» исемле мәгълүмат сәгате узды.

Чара төп сүз «ярдәм итегез» булган кроссвордны чишү белән башланды. Балалар бүгенге көндә ярдәмгә мохтаҗ җәнлекләр турында үз фикерләре белән уртаклашты. Җавапларның күбесе Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләргә кагылды. Әлеге китапның барлыкка килү тарихы турында сөйләгәннән соң, аның битләре буенча виртуаль сәяхәт итәргә тәкъдим ителде.