«Хатын-кыз күңеле могҗизасы» бәйрәм программасы
Бер генә ир-ат та серле хатын-кыз күңелен тулысынча белү белән мактана алмый. Бу көнне «Ветеран» клубында хатын-кыз турында сөйләшергә дип җыелдылар. Игорь Северянин һәм Валерий Брюсовларның хатын-кызларга багышланган шигырьләре, 20 нче гасырның танылган шагыйрәләре Мирра Лохвицкая, Анна Ахматова, Марина Цветаева, Зинаида Гиппиус, Вероника Тушнова, Белла Ахмадуллина, Лариса Рубальскаяларның үз-үзләре турындагы шигырьләре яңгырады.
«Ветеран» клубы хатын-кызларын «Тылсымлы ил» үзәге вәкилләре – «Салават купере», «Бәхетле балачак», «Тылсымлы ил», «Хыял артыннан» балалар ансамбльләре, «Акварель» бию ансамбле, җырчы Адина Исламовалар үзләренең чыгышлары белән куандырды. Бәйрәм программасы матур һәм онытылмас булды, алкышлар тынып тормады.