«Безнең хәтер дулкыннары буйлап…» ретро-кичәсе
Ш әһәр үзәк китапханәсендә «Ветеран» клубының 30 еллыгына багышланган «Безнең хәтер дулкыннары буйлап» дигән ретро-кичә узды. Клубка Чаллының төрле почмакларыннан хезмәт ветераннары йөри. Узган еллар эчендә клубта 250 дән арты чара: ял кичәләре, кызыклы шәхесләр, язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар, уеннар, викториналар, мастер-класслар үткәрелгән. Һәр чара — ул дустанә аралашу, игелеклелек һәм шатлыклы истәлекләр утравы.
Бу кичтә залда оештыручылар һәм «Ветеран» клубында катнашучылар адресында шул еллар эчяендә клубка ярдәм итеп килүчеләрдән бик күп яхшы сүзләр яңгырады.
Кичәдә кунак буларак «Мирный» җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ольга Викторовна Айдимирова, «Түбән Кама» Рус җәмгыяте һәм туган якны өйрәнү клубы җитәкчесе Анатолий Николаевич Рябов, Россия пенсионерлар берлегенең Чаллы бүлеге башлыгы урынбасары Екатерина Александровна Запольскаялар чакырылган иде. Иң актив ветераннар рәхмәт хатлары алды.
Катнашучылар өчен ля присутствующих звучали песни в исполнении воспитанников Центра развития «Тылсымлы ил» үсеш үзәгендә тәрбияләнүчеләр Самат Хәйретдинов һәм Хәбибрахманова Раяна башкаруында җырлар яңгырады, Ольга Макарова һәм Артём Ухандеев дуэты, Рушания Гыйләҗева үз җырларын башкарды, гармунчы Виктория Ляховецкая үзенең виртуоз уйнавы белән тамашачыларны тагын да куандырды.
Ретро-кичә хатирәләр һәм сагыну хисе белән тулы җылы дустанә рухта узды.