Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Тормыш матур!» сәнгать күргәзмәсе ачылу

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә Зөләйха Минһаҗева һәм Фәридә Сәхабиеваның сәнгать күргәзмәсе ачылу тантанасы узды.
Бу кичәдә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Вильям Шекспир дөнья әдәбияты премиясе лауреаты, дистәдән артык җыентык, йөздән артык популяр җырлар авторы Зөләйха Минһаҗева беренче тапкыр тамашачыларга үзенең 18 картинасын тәкъдим итте. Ә «Ел рәссамы» шәһәр бәйгесендә катнашучы, «Чаллы сиреналары» рәссамнар бәйгесенең 1 нче дәрәҗә диплом лауреаты, автор-башкаручы, композитор, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы, ике шигъри җыентык авторы Фәридә Сәхабиева тамашачыга дүртенче тапкыр 23 картинадан торган күргәзмәсен тәкъдим итте.

Чарада рәссамнарның туганнары, дуслары, укытучылары, хезмәттәшләре катнашты. Яшь рәссамнарның остазы, Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев үз чыгышында кызларның тырыш булуын, үз максатларыннан читкә тайпылмауларын билгеләп үтте. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева картиналар арасында үз портретын күреп алган кичерешләре белән уртаклашты. Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Фәридә Сәхабиеваның туганы, рәссам Хәния Гәрәева аларга иҗади уңышлар теләде.