Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Игелек үзеңнән башлана!» әдәби-музыкаль бәйрәм

Шәһәр үзәк китапханәсендә Волонтерлар көненә багышланган бәйрәм узды. Бу Үзәк китапханәнең һәм «Экотаң» иҗтимагый хәрәкәтенең уртак чарасы. Бәйрәм онытылмас һәм мавыктыргыч булды. Күптөрле ирекле хәрәкәтләр вәкилләре үзләренең волонтерлык эше турында сөйләде.

Тамашачылар өчен «Экотаң» иҗтимагый хәрәкәте волонтерлары, «Тылсымлы ил» үсеш үзәге балалары, «Берегини» бию ансамбле, «Веснянка» ансамбле солисты Ольга Сазонова чыгыш ясады. Чарага килүчеләрне шулай ук Елена Ерополованың картиналар күргәзмәсе һәм оста Фоат Закировның агач эшләнмәләре күргәзмәсе бик кызыксындырды. Елена Ерополова, Земфира Кочурина, Альфира Мортазина, Сәфинә Малыйкина һәм Михаил Казанцевлар башкаруында шигырьләр һәм җырлар чараның бизәге булды.