Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Әдәби галерея: мультимедиалы киңлек аша караш» проекты Россия Федерациясе Президентының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияткә ия иҗади проектларга ярдәм итү өчен бәйгесе җиңүчесе булды

«Әдәби галерея: мультимедиалы киңлек аша караш» проекты Россия Федерациясе Президентының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияткә ия иҗади проектларга ярдәм итү өчен оештырылган бәйге җиңүчесе булды. Проектны тормышка ашыру өчен 1 000 000 сум күләмендә грант бүлеп бирелде.
Проект әдәби мирасны цифрлы технологияләр белән берләштерүче заманча мультимедиалы киңлек булдыруны күзалдында тота. Әлеге инициатива балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе арасында Чаллы язучылары иҗатын популярлаштыруга, һәм шулай ук интерактив форматлар аша яңадан китап укуга карата кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Проект Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда 10-14 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен тормышка ашырылачак.