Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Печ’Art» фестивале: китапханә иҗат үзәгенә әйләнде

1 ноябрьдә Үзәк китапханәдә матур вакыйга — «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылган «Печ’Art» фестивале узды. Чара Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә үткәрелде.

Китапханәдә күпсанлы интерактив мәйданчыклар эшләде, анда төрле яшьтәге кунаклар үз күңеленә хуш килгән шөгыль таба, графика, әдәбият, музыка һәм биюләр дөньясына кереп чума алды. 

«Китап сурәте» төбәк рәссам-иллюстраторлар күргәзмәсе ачылу Үзәк вакыйга булды. Ачылу тантанасына Йошкар-Ола, Казан, Әлмәт, Түбән Камадан рәссамнар килде. Фестивальгә кунак буларак  «OfortPro» берләшмәсенә нигез салучы Олеся Петрова-Книгина (Мәскәү) чакырылган иде, ул испан рәссамы Луис Ортегиның тирән офорт басу техникасында башкарылган рус язучылары портретлары сериясен тәкъдим итте. Күргәзмәгә Россия рәссамнар берлегенең җирле бүлеге рәисе Ленар Әхмәтов, ТРның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев һәм шәһәребезнең башка рәссамнары кушылды.

Балалар өчен тылсымлы «Шәүлә театры» тамашасы һәм мавыктыргыч «Комикс-лаборатория» күрсәтелде, анда алар үзләрен чын рәссам итеп тоя алды. 
Яшьләр экслибрис ясау буенча мастер-класста катнашты, винил тыңлады,  Кама сәнгать һәм дизайн институты студентларының «Идеядән китап тууга кадәр» дип аталган күргәзмәсе белән танышты. 
«Яңа шәһәр» борынгы һәм кельт биюләре клубы бар кунакларны үзенең дәртле чыгышы белән сокландырды.
«Сәнгать көче сүздә» Фанфикшен мәйданчыгы шәһәребез язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән таныштырды. 
Сирәк жанр сөючеләр «Дөньядан открытка буйлап» посткроссерлар очрашуына җыелды, анда бөтен дөнья буйлап хат алышудан җыелган шәхси открыткалар коллекциясен күрергә мөмкин булды.  
«Сәнгатьтән дөньяны танып белүгә» инсталляциясе бик күпләрне үзенә җәлеп итте, анда сәнгать символлары янәшәсендә фотога төшәргә мөмкин булды. 
Сокландыргыч Римма Бәхтиева чыгышы һәм аның фолк-рок стилендәге автор җырлары белән «Тере тавыш» аудио-киңлеге кичәнең бизәге булды. Ә теләге булган һәркем офорт станокта Александр Гринның «Ал җилкәннәр» мотивлары буенча үз рәсемен төшерә алды.

Сәнгать төне чаллылылар өчен чын бәйрәм булды, барысы да вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздырды.