Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Без бергә!» патриотик китап фестивале

Шәһәр үзәк китапханәсендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Без бергә!» дигән патриотик китап фестивале узды.«Булды сугыш… Булды Җиңү…» әдәби-музыкаль композициясендә чарага килүчеләр өчен «Энергетик» мәдәният сарае артистлары Илнур Фәйзуллин, Алинә һәм Динә Гарифуллиналар, Лилия Букеева чыгыш ясады. Алар башкаруында сугыш чоры җырлары яңгырады. 
Интерактив китап күргәзмәсе укучыларга тагын бер кат шәһәр үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышы турында нинди китаплар алып укырга мөмкин булуын искә төшерде – фронтовик язучылар прозасы, Россия халыклары язучылары китаплары, мемуарлар, шигърият, балалар өчен китаплар һ.б. лар тәкъдим ителде. 
«Сугыш турында – тормыш хакына» күргәзмә-экспозициясе Сугыш даны музее экспонатларын тәкъдим итте.  
«Сугыш елларыннан узабыз» интеллектуаль уены «Сугышның башлангыч чоры», «Кискен борылышлы бәрелешләр», «Җиңү коралы», «Сугыш геройлары», «Җиңү һәм аның бәясе» дигән 5 раундтан торды. Балаларга билгеле бер вакыт эчендә сорауларга дөрес итеп җавап бирергә кирәк булды. Уен азагында баллар саналды һәм иң күп нәтиҗәгә ирешкән команда җиңүче дип табылды. Катнашучылар логик фикерләүләрен, чикләнгән вакыт эчендә карар кабул итә белүләрен, шулай ук командада эшли алуларын күрсәтте. 
Китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класста балалар үзләре өчен Бөек Җиңү темасына китап кыстыргычы ясады.  
«Җиңү варислары» патриотлык сәгате туган якны өйрәнү белгеченең Ватаныбызның сугышчан тарихы турында сөйләүдән башланды. Мансур Габдулла улы Сафин сугыш турында гаилә тарихларының төп кыйммште турында үз фикерләре белән уртаклашты. Үз әтисенең фронттагы казанышлары турында сөйләде. 
«Сугыш кайтавазы» исеме астында Шәһәр балалар иҗаты үзәгенең сугыш даны музее җитәкчесе Алексей Смирнов белән очрашу бик кызыклы үтте, ул чаллылылар тарафыннан Бөек Ватан сугышы узган урыннарда баручы эзләнү эшләре турында сөйләде. 
Чара азагында һәр катнашучы «Без бергә» инсталляциясе фонында истәлеккә фотога төшә алды.