Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Әдәби кичә «Чылбырдагы безнең урын…»

17 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәр Үзәк китапханәсендә «Чылбырдагы безнең урын…» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Чара Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзаларының «Казан утлары» битләрендә шигырьләре басылу уңаеннан журнал хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.

Кичәдә «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең 1963нче елларда оешу тарихы, аның беренче җитәкчесе Хәниф Хөснуллин, яшь шагыйрьләре белән Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, берләшмәнең беренче сәркатибе Заһидә Нәбиуллина таныштырды. Ул елларда 9нчы сыйныф укучылары булган Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев турында истәлекләре белән уртаклашты. Шәһәрнең мактаулы гражданины, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева берләшмә әгъзаларының КамАЗ төзелешенең башлангыч елларында тулай торакларда, төзелеш мәйданнарында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә чыгыш ясаулары турында сөйләде. Ул үзе дә Чаллы шагыйрьләре белән тыгыз элемтәдә эшләгән, аларның шигырьләрен яттан сөйләгән шәхес.

Татарстан язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин берләшмәне җитәкләгән каләм әһелләре турында истәлекләре белән бүлеште.

Чарада Казаннан мәртәбәле язучылар Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев, Алмаз Хәмзин һәм Алинә Хәбибуллина катнашты. «Казан Утлары» баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев журналның эшчәнлеге белән таныштырды, бүлек мөхәррире Рафис Корбан сентябрь ае санында шигыре басылып чыккан ләйсәнлеләргә журнал бүләк итеп тапшырды. Журналның SMM-белгече, яшь язучы Алинә Хәбибуллина 100 ел дәвамында чыккан басманың электрон форматта таныша алырга мөмкин булуын әйтте. Язучы, артист, журналист Алмаз Хәмзин репертуарыннан җырларын башкарды һәм юмор рухында язылган шигырьләрен сөйләде.

Чара «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең талантлы автор-башкаручылары Зөлфия Җиһан (Фазылбәкова), Рушания Гыйләҗева, Фәридә Сәхәбиева тарафыннан яңгырган җырлар белән бизәлде.

Мәртәбәле кичәне «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина алып барды.