«Җәлилчеләр безнең йөрәкләрдә» каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу көне
25 август көнне 11:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге скверда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты – күренекле татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә багышланган истәлекле чарасы узды.
Бөек язучы һәйкәле каршында җәмәгатьчеләр, язучылар, мәктәп укучылары, белем бирү учреждениеләре укытучылары, китапханә хезмәткәрләре, ветераннар, Комсомол районы башкарма комитеты белгечләре һәм аның иҗатын сөючеләр җыелды.
Чара шәһәр башкарма комитетының Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Илдар улы Әхмәтҗановның сәламләү сүзләре белән ачылды. Үз чыгышында ул күп буыннар өчен патриотлык, геройлык һәм сынмас рух символына әйләнгән җәлилчеләрнең әһәмиятле ролен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин Муса Җәлил һәм җәлилчеләр иҗатының әһәмиятен ассызыклады һәм герой-шагыйрьнең тормыш юлындагы һәм аның иҗади мирасындагы мөһим вакыйгаларны искә төшерде. Шагыйрь Мансур Сафин татар халкының дөньядагы бер генә халыкта да булмаган уллар үстерүе белән горурлануын билгеләп үтте. Шәһәребез шагыйрьләре Рәкит Аллабирде, Әлфия Ситдыйкова, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Рушания Гыйләҗева, Зәбир Хәлимов, Флорит Хәмитов һәм башкалар патриотик шигырьләрен укыды. Ветеран, Социалистик хезмәт герое, ТРның Атказанган төзүчесе Радик Җәләев үз чыгышында чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм үз буынының җәлилчеләр шигырьләрендә тәрбияләнүе турында искә төшерде.
Шәһәр һәм халыкара бәйгеләр җиңүчеләре башкаруында патриот-шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. 2 нче гимназия укучысы Ахунҗанов Әмирхан Муса Җәлилнең «Имән» шигырен башкарды, 12 нче мәктәп укучылары Дәминова Мәликә һәм Дусаева Алсу тамашачылар күңеленә үтеп керерлек сәнгатьле итеп шагыйрьнең «Хыяллар» һәм «Яралар» шигырьләрен укыды.
Һәр катнашучы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре иҗаты белән «Муса Җәлил һәм җәлилчеләр» китап күргәзмәсендә таныша алды, анда А. Алиш, М. Җәлил китаплары, аның шәхси документлары күчермәләре һәм шәһәр үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музеенда сакланучы экспонатлары тәкъдим ителде.
Истәлекле вакыйга бер минутлык тынлык һәм М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды