Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Бәхетле өметләр шәһәре» әдәби бәйрәме

6 августта шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта Шәһәр көненә багышланган «Бәхетле өметләр шәһәре» дигән әдәби бәйрәм үткәрелде.

Барлык катнашучылар бу көнне танылган Чаллы шагыйрьләре һәм язучылары: Р.Аллабирде, Р.Гыйләҗева, Р.Сәетгәрәева һ.б.лар белән аралаша алды. Әдәбиятчылар бәйрәм кунакларын котлады һәм Шәһәр көненә багышланган шигырьләрен укыды. 
Шулай ук шәһәрдәшләрне Чаллының мактаулы гражданины, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Г.Рзаева тәбрикләде. 
Бәйрәмгә уңай хисләр бүләк иткән концерт номерлары бер-берсен онытылмас калейдоскоп булып алыштырды. Концерт программасыннан кала, барлык теләге булганнар үзләренең күңелләренә хуш килгән шөгыль таба алды. Китап  сөючеләр буккроссинг зонасында үзләренә ошаган әдәбият белән танышты. Нәни кунаклар өчен открыткалар ясау буенча мастер-класс оештырылды. 
«Минем ак калам» китап күргәзмәсе кызыклы китаплары һәм матур фотоальбомнары белән игътибарны җәлеп итте. Китапханәчеләр күргәзмә янында әңгәмә һәм күзәтү үткәрде. Балалар һәм өлкәннәр зур кызыксыну белән өстәл уеннарында катнашты, анда үз зирәклегеңне, логикаңны һәм җитезлегеңне сынап карарга мөмкин булды. 
«Автокала рәссамнары» күргәзмәсендә кунаклар талантлы җирле рәссамнар, аларның картиналары һәм иллюстрацияләре белән танышты.