Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Аккошлар тугрылыгы» Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә әдәби-музыкаль композиция

Шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта укучыларыбызның иң тату гаиләләре җыелды. Алып баручы гаилә гооеф-гадәтләрен саклаучы Петр һәм Феврония Муромскийлар турында сөйләде. Кунакларны күңел ачтыру өчен әдәби геройлар – өч песи баласы: Коржик, Карамелька һәм Компот килде.

Кунаклар җырлар җырлады, гаилә турында әдәби табышмаклар чиште. «Яхшы сүзләр», «Серләрсез» дигән төрле бәйгеләрдә һәм «Җыр безгә төзергә һәм яшәргә булыша» дигән музыкаль уенда актив катнаштылар.
Шигъри биттә танылган шагыйрьләр Вера Павлова, Евгений Евтушенко, Евгений Долматовский, Андрей Вознесенский, Белла Ахмадулиналарның шигырьләрен укыдылар.
Җылылык һәм хөрмәт белән бер-берсенә мәңгелек мәхәббәт, аккош тугрылыгы һәм ныклы гаилә җепләрен символлаштыручы үз куллары белән ясалган истәлекле ак чәчәкләрне тапшырды.