«Балалар өчен Сабантуй» әдәби бәйрәме
3 июньдә шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен Сабантуй бәйрәме уздырды. Бәйрәм җырлы котлаулардан башланды. Яшь сәләтле балаларның дәртле җырлары бар халыкның кәефен күтәрде һәм чарага тагын да ямь өстәде.
Халык уеннары һәм күңел ачуларыннан башка нинди Сабантуй булсын инде?! Бәйрәмнең тантана өлешеннән соң, кунаклар чын күңелдән шаяра һәм хәрәкәтчән уеннарда ярыша алды. Теләге булган һәркем «Калак белән йөгерү», «Капчык киеп йөгерү», «Аркан тартышу», «Бүләкләр кисеп алу» һ.б. уеннарда катнашты. Барлык бәйге һәм уеннарда катнашучылар бүләкләр алды.
Шулай ук ярминкә һәм күргәзмә оештырылды – кулдан эшләнгән әйберләр сатылды: йомшак уеннар, сәйләннән эшләнмәләр һ.б. Һәркем үзе һәм якыннары өчен бүләк таба алды.
Әлеге чарага нәтиҗәләр ясап, кыю рәвештә бәйрәм менә дигән килеп чыкты дип әйтергә була! Сабантуй, тиешенчә көлү, күңел ачу һәм дустанә рухта узды. Өлкәннәр дә, балалар да бәйрәмнән канәгать калды, беркем дә бүләксез кайтып китмәде.
#летовТатарстане