«Хәтер һәм Җиңү – мәңгегә» әдәби-музыкаль очрашу
Шәһәр үзәк китапханәсендә «Ветеран» клубы кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер һәм Җиңү – мәңгегә» дигән әдәби-музыкаль очрашу узды. Сугыш турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Автор-башкаручы Риана Әбдерахманова һәм 10 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучыларының «Рассвет» вокаль ансамбле чыгышлары кичәнең бизәге булды. Алар башкаруында сугыш, тормыш, балалар һәм гаилә турында рус һәм татар телләрендә җырлар яңгырады.