Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Тукай – сүнмәс йолдыз ул» әдәби-музыкаль композиция

23 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсендә Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты буенча  «Тукай – сүнмәс йолдыз ул» дигән әдәби-музыкаль композиция уздырылды. 

Бәйрәмгә язучылар һәм шагыйрьләр, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, урта мәктәп укучылары һәм китапханә укучылары – шәһәрнең теләгән һәр кешесе чакырылды.  Кызлар һәм малайлар, туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт җырлап, сәнгатьле итеп бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Шулай ук китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда Габдулла Тукай әсәрләре һәм аның турында китаплар урнаштырылды. 
Танылган әкият персонажы Шүрәле яшь кунаклар өчен сюрприз булды. Әкият герое тамашачылар белән күңелле уеннар уйнады, викторина һәм бәйгеләр уздырды, анда барысы да бик теләп сорауларга җавап бирде. Катнашучылар зур кызыксыну белән шәһәребезнең танылган шагыйрьләрен һәм язучыларын тыңлады, алар бөек шагыйрь  турына үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыды. Бу көнне китапханәгә килүчеләр тыңлаучылар гына булып калмады, ә үзләре дә бик теләп Габдулла Тукайның яраткан юлларын укыды, бу чарага үзенчәлекле төс өстәде. Бәйрәм барыбыз да яраткан, халык җырына әйләнгән «Туган тел» белән тәмамланды.