«Мечты и реальность» китабын тәкъдим итү
Бүген шәһәр үзәк китапханәсендә Чаллы язучысы Гүзәл Арсланның «Мечты и реальность» китабын тәкъдим итү чарасы узды.
Катнашучылар Гүзәл ханымның иҗаты белән танышты, үзләре өчен автор тормышыннан кызыклы мизгелләрне ачты. Кичәгә кунак буларак Татарстан һәм Россиянең язучылар берлекләре әгъзасы М. Г. Сафин, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Г. М. Рзаева һ.б. бик күпләр килде. Р. Гобәйдуллина, В. Крапивин шигырьләр сөйләде, А. Тарасов, Л. Тимофеева, Л. Ткачук, Р. Бадгиевлар башкаруында җырлар яңгырады.
Кичәнең хуҗасы һәм аның иҗатына карата бик күп матур һәм җылы сүзләр адресланды.