Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Китап дусларын җыя» фестивале

20 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Китап дусларын җыя» фестивале белән Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы старт алды. Фестивальдә «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары катнашты. 
Кунакларны, әкият кәефе тудырып, костюмлы геройлар Мәче һәм Куян каршы алды. Фестивальне ачу тантанасының бәйрәм программасы яраткан әкият геройлары, Патшабикә Китап, Убырлы Карчык һәм Кикимора катнашында театральләштерелгән чыгышларга бай булды. Алар барлык катнашучыларны мавыктыргыч дөньяга чумдырды, китапханәдә көлү һәм шатлык авазлары яңгырап торды. Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тамашачыларны матур сәнгать номерлары белән куандырды, ә фестивальнең интерактив чаралары атмосфераны тагын да җанлырак һәм мавыктыргычрак итте. 

Яшь укучылар Белмәмеш һәм аның дуслары белән сәяхәткә кузгалды, викториналарда үз белемнәрен тикшереп карады һәм «Нәни китап» мастер-классында оригами техникасында кечкенә китапчыклар ясады.  

Балалар өчен Зирәк Василисадан табышмаклар белән «Китап эстафетасы» һәм Убырлы Карчык белән бәйгеләр оештырылды. 
Яшьләр шагыйрь Егор Ячменев белән очрашуга килеп, шигърият дөньясына кереп чумды һәм язучылык осталыгы серләре белән танышты. 
Китапханәнең фойесында «Китаплар укучыларын көтә!» һәм «2025 елның юбиляр китаплары» дигән күргәзмәләр тәкъдим ителде.
Чаллыда Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы әле башлана гына һәм укучыларны атна дәвамында күптөрле чаралар һәм бәйрәмнәр белән шатландырып торырга вәгъдә итә. 
Барыгызны да шәһәр китапханәләрендәге әдәби бәйрәмгә кушылырга чакырабыз!