«Онытылырга хакы юк» хәтер кичәсе
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә 36 ел булу уңаеннан шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге мәктәп укучылары өчен Әфган сугышы ветераны Ахунов Илдус Гыйльмиҗан улы белән очрашу оештырды. Илдус Гыйльмиҗан улы укучыларга әфган конфликты тарихы, үз бурычларын үтәүче совет солдатларының фидакарьлеге, шулай ук аларның батырлыгы һәм кыюлыгы турында сөйләде.
Чара И.Г.Ахуновның җырлар башкаруы, шулай ук шул сугышта катнашкан солдатларның батырлыгына багышланган документаль фильмнар белән үрелеп барды. Ветеран шәхси хатирәләре белән уртаклашты, үзенең иптәшләре, Әфганстанда узган авыр вакытлары, совет солдатларының, үз антлары һәм бурычларына тугры калып, батырлык, ныклык һәм вөҗданлык кебек мөһим сыйфатларын күрсәтүе турында сөйләде. Укучылар армия тормышы, хезмәттәшләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр һәм экстремаль хәлләрдә исән калу өчен нинди сыйфатлар ярдәм итүе турында сораулар бирде. Ветеран рухи көч, үзара ярдәмләшү һәм үзеңә, иптәшләреңә ышану иң мөһиме икәнен билгеләп үтте. Очрашуда катнашучылар һәлак блуганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.