Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Батырлык шигърияте» хәтер көне

Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көнендә аның исемендәге скверда язучыны искә алу өчен шәһәрнең иҗади интеллигенциясе, язучылар, Комсомол районы администрациясе, урта мәктәп укучылары җыелды. 
Чара Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннары белән ачылды.

ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин Муса Җәлилнең шагыйрь буларак кына түгел, ә сынмаган рух һәм батырлык символы буларак та уникальлеген билгеләп үтте. Шулай ук ул аның сүзләренең җан авазы булуын, аларның вакыт һәм урынга бәйсез рәвештә кешеләр йөрәкләренә үтеп керүн ассызыклады.
Чарада шәһәребез шагыйрьләре Мансур Сафин, Айрат Суфиянов, Айрат Шәйхетдинов үз шигырьләрен укыды, шулай ук әдәби берләшмә әгъзалары Дилбәр Әхәтова, Валентина Ибраһимова һ.б.лар катнашты.
12 нче урта мәктәпнең 7 а сыйныфы укучысы Дәминова Мәликә һәм 1 нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае укучысы Шәкүров Алмаз башкаруында Муса Җәлилнең күтәренке рухлы шигъри юллары яңгырады.
Чара азагында чаллылылар шагыйрьне бер минутлык тынлык белән искә алды һәм аның һәйкәленә чәчәкләр салды. Чара Комсомол районы Башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм шәһәрнең язучылар оешмасы белән берлектә шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее тарафыннан әзерләнде. 
Чараны ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина алып барды.