Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Чаллы – дуслар каласы» X төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган китапханә фестивале

11 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсендә Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты һәм 1 нче санлы балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә туган тел көне уңаеннан оештырылган ел саен үткәрелүче «Чаллы – дуслар каласы» төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган китапханә фестивале узды. Фестивальдә татар, рус, башкорт, чуаш, әрмән, мари, азәрбайҗан, удмурт, чечен ансамбльләре вәкилләре һәм мәктәп укучылары, студентлар, шәһәрдәшләр катнашты. 

Һәр халык үз телен, йолаларын һәм кәсепләрен саклап калырга омтыла. Милли мәдәниятләр байлыгы – ул бөтен илебезнең зур хәзинәсе. Һәр халыкның үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, теле, фольклоры, йолалары, милли ризыклары, киеме һәм көнкүреш йорт кирәк-яраклары бар. Милли мәдәниятләр фестиваленең төп үзенчәлеге — кызыклы һәм кабатланмас мәйданчыклар. 
Әдәбият тарихы музеенда – «Бар заманнар өчен истәлек» экскурсиясе, Балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә – «Халык горурлыгы – туган тел» танып белү-уен программасы, Уку залында – «Этно-look матрешкалар» мастер-классы үткәрелде, ә 18:00 сәгатьтә кунакларны дөньяның төрле почмакларына алып кереп киткән «Нәтиҗәле иҗат» шигъри турниры узды, ул барысын да Чаллы шәһәрендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, кәсепләре белән таныштырды.