Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Раштуа очрашулары

5 гыйнварда Үзәк китапханәнең сәнгать бүлегендә «Раштуа очрашулары» узды. Кече картиналар галереясында Стелла Зәйнуллинаның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Аңа теләктәшлек белдерергә Чаллының танылган рәссамнары килде. 
Сәнгать көллиятенең вокал бүлеге студентлары, Лариса һәм Андрей Даниловларның гаилә дуэты башкаруында музыкаль раштуа композицияләре яңгырады.
Үзенең кышкы шигырьләрен «Аккош» әдәби берләшмәсе әгъзасы Роза Гобәйдуллина тәкъдим итте. 
Кичә китаплар буенча раштуа фал ачулары белән тәмамланды.
Бу кышкы кичтә сәнгать бүлегендә бик җылы һәм рәхәт булды!