Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Әни булу – бөек сәнгать» тематик кичә

Әни – һәр кешенең күңеленә якын иң гүзәл сүз. 15 ноябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Ветеран» клубы кысаларында «Әни булу – бөек сәнгать» дигән тематик кичә узды. 

Тамашачылар, Ольга Макарова һәм Артём Ухандеев башкаруында җырларны тыңлап, иң җылы хисләр кичерде. Чаллы шагыйрьләре башкаруындагы шигырьләр аеруча дулкынландырды, чөнки аларның һәрберсе үз әнисе турында язган. Клуб әгъзалары да үз талантларын күрсәтте һәм кемдер үз иҗаты белән матур итеп чыгыш ясады, ә кемдер танылган авторлар иҗатын искә төшерде. Кичә бик җылы рухта узды.