«Галәми мәхәббәт» язучы Мансур Сафин иҗатына багышланган Республика фәнни-гамәли конференциясе
31 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, публицист һәм туган якны өйрәнүче, Россия һәм Татарстан Республикасы язучылар берлекләре әгъзасы Мансур Сафин иҗатына багышланган «Галәми мәхәббәт» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференциянең төп максаты – Мансур Сафин иҗатының төбәгебез әдәбиятына һәм мәдәни тормышына йогынтысын һәм әһәмиятен тикшерү һәм фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу иде. Чарада профессиональ язучылар, журналистлар, әдәбиятчылар, белем бирү учреждениеләре вәкилләре, шулай ук Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан китапханә һәм музей белгечләре катнашты.
Конференция Мансур Габдулла улын юбилее уңаеннан тәбрикләү сүзләре белән башланды. ТРның атказанган сәнгать әһеле Илгиз Закировның музыка уйнавы астында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Энергетик» мәдәният сарае солисты Илсөяр Зарипова, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең атказанган хезмәткәре, автор-башкаручы һәм композитор Людмила Ткачук, бард Рәхим Гайсин, шулай ук «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары — автор-башкаручы Зөлфия Жиһан һәм шагыйрә Рушания Гыйләҗева башкаруында шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Пленар утырышта филология фәннәре кандидаты, Алабуга дәүләт педагогия университеты доценты Р.М. Гайсин, ТРның атказанган укытучысы Н.Ф. Хәсәнова һәм шагыйрь, «Золотые россыпи» шәһәр әдәби берләшмәсе әгъзасы Р.М. Әхмәтҗанов чыгыш ясады.
Конференция эше татар һәм рус әдәбиятына, әдәби һәм тарихи туган якны өйрәнүгә, сәнгатьчә тәрҗемәгә, публицистикага һәм эпистоляр мираска багышланган секцияләрдә дәвам итте. Докладчылар Мансур Сафинның проза, шигърият, публицистика һәм тәрҗемәләрне үз эченә алган иҗатының күпкырлылыгын ачып салды. Катнашучылар аның әдәби эшенә тугрылыгын һәм татар әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен актив пропагандалавын, шулай ук яшьләргә патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләренә игътибар бирүен билгеләп үтте.
Мамадыш шәһәреннән килгән кунак, «Тарих һәм туган якны өйрәнү музее» фәнни хезмәткәре Г.Г. Давыдова: «Мин һәм минем якташларым Мансур Габдулла улы белән горурланабыз, ул безнең музейга да зур ярдәм күрсәтә. Аның тәрҗемә эшчәнлеге татар һәм рус халыкларының дустанә үсешенә зур өлеш кертә», дип ассызыклап үтте. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Д.Х. Нигъмәтҗанова-Сибгатуллина М. Сафин иҗвты турында шагыйрь-җырлар авторы буларак сөйләде, ә Россия һәм Татарстан язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы М.Н. Яһудин аның эпистоляр мирасының бай эчтәлекле булуын билгеләп узды.
Катнашучыларның докладлары китапханәнең рәсми сайтында конференциянең электрон материаллар җыентыгында басылып чыгачак.
Конференцияне Татарстан Республикасы язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлеге, Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе оештырды.