Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Сәламәтлек территориясе» фестивале

10 октябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә сәламәт тормыш рәвешенә багышланган «Сәламәтлек территориясе» фестивале узды. 

Геройлар Лодырмэн, мисс Зарядка һәм мисс Фитнес белән театральләштерелгән программа күңелле бәйгеләр һәм викториналар ярдәмендә кунакларны җәлеп итте, активлаштырды. Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең матур чыгышлары кабатланмас атмосфера тудырды. 
Фестиваль мәйданчыклары үз эшен 11 сәгатьтә башлады. 

Урта яшьтәге балалар «Сөмбелә» бәйрәмендә катнашты. Алар монда көзге спорт уеннарында ярышты. 
Нәни кунаклар сыбызгы ясау буенча мкастер-класста катнашты. Аның барышында катнашучылар иҗади фантазияләрен, күзаллауларын күрсәтте. Сыбызгылар матур һәм кабатланмас килеп чыкты. 
«Туклану гигиенасы һәм көнлек режим нигезе сәламәт тормыш рәвеше шартлары буларак» лекциясендә яшьләр өчен педагогия фәннәре кандидаты, физик культура һәм спорт укытучысы Мутаева Чулпан Әнәс кызы белән очрашу узды. Кунаклар дөрес туклану, дөрес гадәтләр формалаштыруның әһәмияте турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. 

Өлкән буын өчен «Үз теләгең белән сәламәт» китапханә зарядкасы үтте. Китапханәдә кунакта табиб-физкультура диспансерының оештыру-методик бүлеге мөдире Ночевкин Виталий Геннадьевич, диспансер методисты Васильева Алина Витальевна, дәвалау физкультурасы инструкторы Сакаева Венера Тимерҗан кызы булды. Инструктор  дәвалау физкультурасы белән кайчан һәм ничек шөгыльләнергә мөмкинлеге, пульсны ничек санарга, ничек сулышны ачыкларга икәнлеге турында сөйләде, залда, аннан соң урамда иң яхшы күнегүләрне күрсәтте.

Фойеда катнашучыларны «Спорт тормышстиле буларак» дигән китап күргәзмәсе каршы алды, анда китапханә фондындагы талантлы спорчылар һәм сәламәт тормыш рәвеше турында китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук «Спортчы ир-ат һәм спортчы хатын-кыз» рәвешендә китаплардан ясалган инсталляция игътибарны җәлеп итте.