Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Көмеш пумалалар» вернисажы

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 6 октябрьдә «Көмеш пумалалар» иҗади берләшмәсенең төркемле күргәзмәсе ачылу тантанасы узды.

Тугыз рәссам РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы Рауза Латыпова-Иванова җитәкчелеге астында үз иҗатларын тәкъдим итте. Эшләр төрледән-төрле, һәм төрле техникаларда башкарылган, барлыгы 30дан артык картина. Укытучы, остазлары Рауза Габдррәкыйп кызы адресына бик күп җылы сүзләр, яхшы теләкләр әйтелде.

7 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Руслан Мөхәмәдовның чыгышы музыкаль бизәлеш булды. Ул фортепианода танылган композицияләрне башкарды.

Эспозициягә рәхим итегез.