Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Чаллы – Техно шәһәре» китап фестивале

3 октябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә Россиядә игълан ителгән фән һәм технологияләр унъеллыгына һәм Татарстан Республикасында фән һәм технологияләр үсеше елына багышланган «Чаллы – Техно шәһәре» дигән китап фестивале узды. 
Фестивальне ачу тантанасында Наталья Будина һәм Элина Вәлиева үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны куандырды. Шулай ук «Төрле төсле химия» шоуы барысында да соклану хисләре уятты.
Фестиваль дәвамында катнашучылар «Зирәк фәннәр» интерактив күргәзмәсе белән танышты, аның бүлекләрен төрле белем тармаклары белән ассоциацияләнүче костюмлы геройлар тәкъдим итте: шәфкать туташы – медицинаны, галим – физиканы, математиканы һәм астрономияне, алиһә – сәнгать белемен, фиксик Нолик – техниканы, китапханәче – фән һәм фән кешеләре турында әдәбиятны күрсәтте. 
Әлеге геройлар чарага килүчеләргә үз юнәлешләре буенча әдәбиятны тәкъдим итте. Кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Фотография: тарих һәм заманчалык» дигән тарихи вернисаж үтте. Алар фотосурәтнең барлыкка килү тарихы белән танышты. Чишмә башында камера-обскура һәм гелиография торган. Фотопленка, фототехниканы уйлап табучылар белән таныштылар. Цифрга сикереш ясалды. Киләчәккә күз салдылар (фотография һәм ясалма интеллект). Балалар бик күп яңа мәгълүматлар алды, ә үз куллары белән тотып карарга мөмкин булган артефактлардан ясалган интерактив күргәзмә тагын да зур кызыксыну уятты. 
Фестивальнең кунагы – Санкт-Петербург шәһәреннән килгән язучы Юлия Андреева балаларга көндез фән һәм фантастика турында сөйләде, ә кичен өлкәннәрне танылган балерина Матильда Кшесинскаяның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
4 октябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә Юлия Андреева катнашучыларга бөек балерина Анна Павлова тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.