Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Көмеш гасыр Патшабикәсе» әдәби-музыкаль композиция

Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ветераннар өчен «Көмеш гасыр Патшабикәсе» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Ул күренекле шагыйрә, тәрҗемәче, әдәбиятчы Анна Ахматованың тууына 135 ел тулуга багышланды. Композициядә Көмеш гасырның иң күркәм вәкиле, шагыйрә Анна Ахматованың тормыш һәм иҗат юлының мөһим этаплары яктыртылды.
Чара барышында сталин репрессияләре  елларында авыр сынаулар кичерергә туры килгән һәм шуларны үзенең әдәби иҗатында чагылдырган Анна Андреевна турында замандашлары истәлекләре яңгырады. Катнашучылар авторның иң әһәмиятле әсәрләренең берсе – «Реквием» поэмасы туу тарихы турында белде, «Вечера», «Чётки», «Бег времени» һ.б. шигырь җыентыклары белән танышты. Чара видео шигырьләр һәм Будина Н. Н. башкаруында Анна Ахматова сүзләренә язылган музыкаль әсәрләр белән үрелеп барды. Әдәби-музыкаль композиция тыңлаучыларны рус мәдәнияте гореф-гадәтләрен саклаучы һәм ХХ гасыр тавышы булган күренекле шагыйрәнең әдәби мирасы әһәмиятле урын алып торуына тагын бер кат инандырды.